20 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
2020 елда Татарстанда илкүләм проект буенча 44 юл объектын ремонтлаячаклар
Казан агломерациясендә «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» проекты буенча — 27, Чаллыда — 15, Түбән Камада ике объект төзекләндереләчәк.
-
Татарстанның 100 легендар бренды өчен тавыш бирү башланды
Ноябрь-декабрь айларында татарстанлылар проект өчен брендлар тәкъдим итте, тавыш бирү исә 21 февральгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Ютазы районының Еновка авылында чаңгы ярышлары узды
Еновка - Акбаш авыл җирлеге составына керүче авыл. Анда халык күп түгел, шуңа да карамастан, биредә хезмәт сөючән, тырыш, бердәм яши.
-
Урыссуда «Тату сыйныф серләре» республика бәйгесенең зона этабы узды
Бәйгедә Азнакай, Баулы, Бөгелмә һәм Ютазы районнары мәктәпләре чыгыш ясады.
-
2019 елда авыл хуҗалыгы ярминкәләренә 1,3 млрд сумлык продукция китерелгән
2019 елда Татарстанда Казанда 15 мәйданчыкта, Чаллыда 2 мәйданчыкта, «Яңа Тура» технополисында һәм Зеленодольск районның Осиново бистәсендә 21 ярминкә көне оештырылды. Чаралар 30 марттан 27 апрельгә кадәр һәм 14 сентябрьдән 28 декабрьгә кадәр узды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сөйләде.